Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Бит(1-2):



Әй кардәш! Миннән берничә нәсыйхәт теләдең. Син бер гаскәри булганың өчен, гаскәрлек мисалыннан китерелгән, сигез кечкенә хикәяләр белән берничә хакыйкатьне нәфесем белән берлектә тыңла. Чөнки мин үз нәфесемне һәркемнән дә ныграк нәсыйхәткә мохтаҗ күрәм. Үз вакытында сигез аятьтән алынган "Сигез Сүзне" бераз озынрак итеп нәфесемә әйткән идем. Хәзер кыскарак һәм гади тел белән нәфесемә әйтәчәкмен. Теләгән бергәләп тыңласын.



БЕРЕНЧЕ СҮЗ

     Бисмиллаһ - һәр хәернең башыдыр. Без дә сүзебезне шуннан башларбыз. Нәфесем белеп тор! Шушы мөбарәк сүз Исламның билгесе (галәмәте) булу белән беррәттән, бөтен барлыкларның хәл теле белән кабатлап торган сүзе дәдер. “Бисмиллаһ” нинди зур төкәнмәс куәткә һәм бетмәс бер бәрәкәткә ия булганын аңларга теләсәң, түбәндәге мисал итеп китерелгән хикәяне тыңла:

     Бәдәви (сахра) гарәп чүлләрендә сәфәр кылучы кешегә, угры һәм караклар зарарыннан имин булуы өчен, билгеле бер кабилә рәисенең исемен алу һәм ул кешенең исеме белән йөрү кирәктер. Әгәр аның исемен алмаса, мөшкел хәлдә калуы мөмкин. Шундый бер сәфәр өчен ике кеше юлга чыгып китәләр. Аларның берсе түбәнчелекле (эреләнмәүче), икенчесе тәкәббер кеше иде. Түбәнчелекле булганы танылган бер рәиснең исемен алды, тәкәббере - алмады...  Исем алучы кеше һәр җирдә сәламәт йөрде. Берәр башкисәр белән очрашса: "Мин фәлән рәиснең исеме белән йөрим", - дияр иде. Талаучы аңа зарар китермичә китә. Берәр чатырга кунак булып төшсә, кешеләр аны хөрмәт итләр иде. Ә тәкәббер кеше сәфәр вакытында шундый бәлаләр белән очрашты ки, аңлатырга да мөмкин түгел. Һәрвакыт куркып яшәде, һәрвакыт теләнеп йөрде. Һәм дә зәлил, һәм дә рәзил булды, үзен түбән төшерде.

     Димәк, әй, тәкәббер нәфсем! Син - шул сәфәрдәге кешесең. Бу дөнья - бер сахрадыр. Зәгыйфьлегең һәм фәкыйрьлегең чиксездер. Чыннан да шулайдыр, син бу дөнья сахрасының чын хуҗасы булган Аллаһның исемен ал, һәм дә дөнья теләнчелегеннән, бөтен бу курку-кайгыларыңнан котыл.

     Әйе, бу сүз шундый мөбарәк бер хәзинәдер ки: синең ниһаятсез гаҗизлегең һәм фәкыйрьлегең, сине Аллаһның чиксез кодрәтенә һәм рәхмәтенә китереп бәйләр. Бу сүз белән эш кылучы кеше армиягә барып язылучы, дәүләт исеме белән эш кылучы һәм беркемнән дә курыкмаучы кешегә охшар; ул һәр эшне эшләр, һәр нәрсәгә чыдар.

     Югарыда дигән идек: бөтен барлыклар үз телләре белән Бисмиллаһ дип әйтерләр. Бу шулаймы?

 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi